Татарстанның нефть һәм газ химиясе форумында 250 дән артык предприятие катнашачак

Форум 3 нче сентябьдән алып 5 нче сентябрьгә кадәр узачак

(Казан, 15 август, “Татар-информ”). Татарстанның нефть һәм газ химиясе форумында Россиянең һәм чит илләрнең 79 шәһәреннән, Беларусь, Алмания, Кытайдан 250 дән артык предприятиенең катнашуы көтелә. Бу хакта “ГАЗоил ПРЕСС” нәшрияты хәбәр итә.

3-5 сентябрь көннәрендә Россия нефть һәм газ химиясе сәнәгатендә иң эре вакыйгаларның берсе – Татарстанның нефть һәм газ химиясе форумы узачак. Бу форум РФ нефть һәм газ химиясе тармагының төбәк чаралары рейтингында икенче урынны биләп тора. Форум кысаларында уза торган күргәзмәләр экспозициясе өч павильонда һәм күргәзмәләр үзәгенең ачык мәйданында урын алачак.

Форумның төп максатлары нефть һәм газ химиясе комплексы предприятиеләре арасында хезмәттәшлекне киңәйтүдән, сәнәгать кооперациясен тирәнәйтүдән һәм Татарстанның нефть сәнәгатенең чимал базасын үстерүдән гыйбарәт.

Традицион төстә, Татарстанның нефть һәм газ химиясе форумы дүрт мөһим тармак күргәзмәсен берләштерә, алар арасында “Нефть, газ. Нефть химиясе” 21 нче халыкара махус күргәзмәсе бар. Россиянең нефть һәм газ күргәзмә чаралары өчлегенә керүче бу күргәзмә икътисад, технологик инфраструктура үсеше һәм Россия нефть һәм газ химиясе комплексы предприятиеләренең техник коралланышы өчен аерым әһәмияткә ия. Шулай ук форум кысаларында, “Пластик&Каучук” 5 нче махсус күргәзмәсен уздыру планлаштырылган. Ул, синтетик каучук, шиналар, пластмасса, синтетик сумала һәм химик-фармацевтик продукция җитештерү буенча бердәнбер төбәк чарасы.

Ел саен форумга 7 меңнән артык кеше килә, алар арасында предприятие, дәүләт структуралары белгечләре, студентлар, Россия, якын һәм ерак чит илләрдән ММЧ вәкилләре бар.