Сентябрьдә ТР Хөкүмәтенә адреслы социаль яклау программасын янә карарга тәкъдим ителәчәк

ТР икътисад министры М.Сафиуллин Татарстанның социаль-икътисади үсешен 2011 елга кадәр фаразлау нәтиҗәсендә әнә шундый ихтыяҗ туды дип саный

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Республикабызда уртача хезмәт хакы үсеше алдан планлаштырылганнан югарырак булуын хәбәр итеп, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин: «2008 елда уртача хезмәт хакы алдагы елдагыдан 18,7 процентка артыр дип фаразлаган идек, куанычка, ул әлегә 23,9 процент үсеш белән бара. Хәзерге көндә уртача хезмәт хакы 13800 сум тәшкил итә, безнең план буенча 12890 иде, ел ахырына кадәр 14740 сум булачак», - дип белдерде. Министрлык фаразлары буенча, 2011 елга уртача хезмәт хакы 25190 сумга җитәчәк. Халыкның керемнәре, 2007 елдагы белән чагыштырганда 2 тапкыр чамасы артып, уртача 22785 сум тәшкил итәчәк.
«Инфляция аз керемлеләрне «ашап бетермәсен» өчен, сентябрьдә ТР Хөкүмәтенә адреслы социаль яклау программасын янә карап чыгарга тәкъдим итәчәкбез», - дип белдерде ул ТР Министрлар Кабинетында Татарстанның социаль-икътисади үсешен 2011 елга кадәр фаразлау нәтиҗәләренә багышлап үткәрелгән брифингта. Аның сүзләренчә, байлар белән фәкыйрьләр арасындагы аерма Россиядә 17 мәртәбә булса, Татарстанда – 15. «2008 елда ул аерма Россиядә 16 тапкыр, ә Татарстанда – 14,5 мәртәбә дип планлаштырабыз, 2011 елда Россиядә – 13,5 һәм Татарстанда – 12», - дип фикерләре белән уртаклашты министр.
Татарстанда 2007 елда барлыгы 547 мең тонна бензин сарыф ителгән, Икътисад министрлыгы фаразлары буенча, 2008 елда 649 мең тонна чамасы тотылачак, ә 2011 елга ул 1 млн. 300 мең тоннага җитәчәк.