Бездә 2011 елга кадәр социаль-икътисади үсеш Россиянең уртача күрсәткечләреннән югарырак

Татарстанның 2009-2011 елларда социаль-икътисади үсешен фаразлау нәтиҗәләре буенча ТР икътисад министры Марат Сафиуллин әнә шулай дип белдерде

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта ТР икътисад министры Марат Сафиуллин Татарстанның 2009-2011 елларда социаль-икътисади үсешен фаразлау нәтиҗәләре белән таныштырды. Әлеге фаразлар Россия икътисады үсеше шартларын һәм республикабызның 2008 елдагы үсешен истә тотып эшләнгән. Исәпләүләр буенча, республикабызда 2011 елга кадәр социаль-икътисади үсеш Россиянең уртача күрсәткечләреннән югарырак.
 Икътисад министры раславынча, 2008 елга төзелгән фаразлар әлегә 100 процент туры килә һәм елны 7,7 процент үсеш белән ябарга планлаштыралар. Быел 6 айда тулаем региональ продукт 305 млрд. сум тәшкил иткән, елны 874 млрд. сум белән төгәлләргә ниятләнә (2007 елда – 715 млрд. сум). 2011 елга ул 2007 елдагыдан 1,3 тапкырга артачак һәм 1293,3 млрд. сум тәшкил итәчәк.
«2008 елның беренче ярты еллыгында сәнәгатьтә үсеш күзәтелә, без аны, алдагы ел белән чагыштырганда, 7,5 процент дип исәпләдек, ә июньдә үсеш 8,1 процент булды, әлегә шул дәрәҗәдә бара, - дип белдерде М.Сафиуллин. – 2011 елда, 2007 ел белән чагыштырганда, сәнәгать 1,3 тапкыр үсеш алачак һәм 1416,1 млрд. сумлык продукция алыначак. Россиянең икътисади үсеше дөнья киңлегендә дә иң алдынгылар рәтендә булачак дип күзаллана, ләкин Кытай иң алда», - дип искәртте ул. Министр сүзләренчә, ваклап сатуда товар әйләнеше 15 процентлы үсеш белән, план буенча бара. 2009-2011 елларга үсеш тизләнеш буенча барып, 39 процентка җитәчәк.