Владимир Путин Татарстандагы чүп яндыру заводы технологиясен югары бәяләде

Россия Президенты чүплекләр белән бәйле кискен проблема чишелергә тиеш һәм аның бер юлы - чүп яндыру заводлары, диде.

(Казан, 15 июнь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә вакытында чүп яндыра торган заводлар технологиясен югары бәяләде. Мәгълүм булганча, аларның берсе Татарстанда төзеләчәк. Ул әлеге япон технологиясенең чүплекләр белән бәйле проблемаларны чишәчәген билгеләп үтте.

Искәртеп үтик, әлеге заводлар төзелеше белән Ростех шөгыльләнә.

Шуның белән бергә, Президент чүплекләр белән бәйле кискен проблеманың Хөкүмәтнең көн тәртибендә булуын һәм мөмкинлек булу белән аның чишеләчәген җиткерде.