Бер атна эчендә Казанда бензин бәяләре үзгәрмәгән

А-76 (АИ-80) маркалы бензинны иң арзаны - Сарытауда, АИ-93,92 һәм АИ-95 – Казанда

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). 8 июньгә Казанда А-76 (АИ-80), АИ-93,92, АИ-95 маркалы бензин һәм дизель ягулыгы бәяләре үзгәрмәгән һәм 29,93 рубля, 30,48 сум, 33,44 сум һәм 33,64 сум тәшкил иткән. 

Самара, Ульян, Чабаксар, Пенза, Сарытау һәм Пермьдә А-76 (АИ-80), АИ-93,92, АИ-95 һәм дизель ягулыгыга уратча бәя элеккеге дәрәҗәдә сакланган. Саранск һәм Йошкар-Олада бензинның барлык төренә бәяләр арткан.

А-76 (АИ-80) маркалы бензинны иң арзаны - Сарытауда, АИ-93,92 һәм АИ-95 –  Казанда, дизель ягулыгы - Самарада. А-76 (АИ-80) һәм АИ-93,92 маркалы бензинның иң кыйммәте Кировта, АИ-95 - Саранскида һәм дизель ягулыгы - Оренбургта, дип белдерә Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы.