Рөстәм Миңнеханов “Казаноргсинтез” акционерларының еллык җыелышында катнаша

Рөстәм Миңнеханов “Казаноргсинтез” акционерларының еллык җыелышында катнаша

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Булат Сруров). Бүген “Казаноргсинтез” ААҖнең офис бинасы утырышлар залында җәмгыять акционерларының еллык җыелышы уза. Әлеге чарада Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Алдагы теркәү мәгълүматлары буенча, җыелышка җәмгыятьнең акционерлары һәм аларның 85 процент акцияләренә ия вәкилләре килгән. 2007 елның 1 гыйнварына карата, “ТАИФ” компанияләр төркеменә керүче «Телеком-Менеджмент» ҖЧҖ (ул устав капиталының 48,76 процентына ия) һәм “Связьинвестнефтехим” дәүләт ААҖ (26,64 процент) “Казаноргсинтез” ААҖнең төп акционерлары санала. Башка юридик затларда устав капиталының 12,65 проценты, физик затларда – 11,95 проценты тупланган. “Казаноргсинтез” ААҖнең устав капиталы 1904710 мең сум тәшкил итә, алар 1 сум номиналлы 1785114 гади һәм 119596 өстенлекле акцияләргә бүленгән.

Көн тәртибенә мондый төрдәге чаралар өчен гадәти булган мәсьәләләр куелган. Компания акционерларына 2006 ел өчен финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында башкарма дирекция хисабын, җәмгыятьнең бухгалтерлык балансын, табыш һәм зыяннар турындагы хисабын тыңларга һәм расларга, Директорлар советы һәм ревизия комиссиясе әгъзаларын сайларга, зур килешүләр төзүгә рөхсәт бирергә туры киләчәк.

Бүгенге акционерлар җыелышының иң әһәмиятле мәсьәләләренең берсе - табышларны бүлү һәм дивидендлар түләү турында карар кабул итү. Директорлар советына “Казаноргсинтез” ААҖнең 2006 елдагы эш нәтиҗәләре буенча гадәти акциянең номиналь бәясенең 35,45 проценты һәм “префам” буенча номиналның 25 проценты исәбеннән дивидендлар түләргә тәкъдим ителгән, моның өчен 663 миллион сум акча кирәк. Әлеге сумма компаниянең узган ел алган чиста табышының 30 процентына туры килә.