“Татнефть” 2004 ел өчен Америка стандартлары буенча хисап тотачак

“Татнефть” 2004 ел өчен Америка стандартлары буенча хисап тотачак

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”). “Татнефть” ААҖ АКШның Кыйммәтле кәгазьләр һәм биржалар комиссиясенә (SEC), 30 июньгә планлаштырылган акционерларның еллык җыелышына кадәр, 2004 ел өчен Америка стандартлары буенча бухгалтерия хисабын (US GAAP) җибәрергә ниятли. Бу хакта “Татнефть” генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов сүзләренә сылтама ясап, “AK&M” агентлыгы хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, GAAP хисабы инде әзер. Комиссиягә җибәрүдә тоткарлык техник кыенлыклар белән аңлатыла һәм хисаплылыкның аудиты белән бәйле.

“Татнефть” генераль директоры әйтүенчә, компания Нью-Йорк биржасына чыккан вакыттан Америка законнары бик нык үзгәргән. Моннан тыш, АКШтагы корпоратив җәнҗаллардан соң аудиторлар хисаплылыкны бик озак тикшерә. Ш.Тәһаутдинов кичә үзенең “Татнефть” хисаплылыгын алып баручы “Ernst&Young” компаниясе вәкилләре белән очрашуын белдерде.