Татарстанда 2006 елның I кварталында 1,5 миллиард сумлык кыйммәтле кәгазь чыгарылган

Татарстанда 2006 елның I кварталында 1,5 миллиард сумлык кыйммәтле кәгазь чыгарылган

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Альбина Нигъмәтуллина). 2006 елның I кварталында Татарстанда кыйммәтле кәгазьләрнең 80 чыгарылышы теркәлгән.

Россиянең Федераль финанс базарлар хезмәтенең Идел-Кама төбәге бүлеге җитәкчесе Сәрия Вәлиева хәбәр иткәнчә, чыгарылган кыйммәтле кәгазьләрнең гомуми күләме 1,5 миллиард сум тәшкил иткән. Аның фикеренчә, бу саннар Татарстанда компания-эминентлар тарафыннан акча җәлеп итү өчен уңай шартлар булуын дәлилли.