Казанда финанс базарында катнашучыларның VIII Бөтенроссия конференциясе ачылды

Казанда финанс базарында катнашучыларның VIII Бөтенроссия конференциясе ачылды

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Альбина Нигъмәтуллина). Бүген Татарстан башкаласында финанс базарында катнашучыларның “Корпоратив идарәнең гамәли аспектлары: проблема һәм перспективалары” дип аталган VIII Бөтенроссия конференциясе ачылды.

Конференция президиумы әгъзалары арасында – ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов, Федераль хезмәтнең кыйммәтле кәгазьләр базарында күзәтү чаралары оештыру һәм үткәрү идарәсе башлыгы Елена Курицина, Россиянең Федераль финанс базарлар хезмәтенең Идел-Кама төбәге бүлеге җитәкчесе Сәрия Вәлиева.

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов конференцияне ачканда, корпоратив идарә итү сыйфаты потенциаль инвесторлар өчен финанс базарында эшләүче компанияләрне сайлау вактында файдалы күрсәткечләрнең берсе булып торуын билгеләп үтте. “Республикада 2005-2010 елларга социаль-икътисади үсеш программасын гамәлгә ашыру максатыннан Татарстанга республика икътисадына инвестицияләр актив җәлеп итәргә кирәк”, - дип билгеләп үтте Б. Павлов.

Моннан тыш, ТР икътисад һәм сәнәгать министры киләсе финанс базарда катнашучылар конференциясенә халыкара статус бирү турында тәкъдим итте һәм конференциядә катнашырга Россия һәм чит ил предприятиеләре вәкилләрен актив җәлеп итәргә кирәклеген ассызыклады.