Х Петербург икътисади форумы кысаларында «Татнефть»не тәкъдир итү булды

Х Петербург икътисади форумы кысаларында «Татнефть»не тәкъдир итү булды

(Санкт-Петербург, 15 июнь, «Татар-информ», Зәрия Хәсәнова). Санкт-Петербургта үткәрелгән Х Халыкара Петербург икътисади форумында куелган Татарстан Республикасы стенды алдындагы павильонда «Түбән Кама шәһәренең нефть эшкәртү һәм нефтехимия заводлары комплексы» дигән проектны тәкъдир итү чарасы үтте.

Проектны тикшерүдә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министрның беренче урынбасары - икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов, «Татнефть»нең генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, аның беренче урынбасары Наил Маганов, Түбән Кама шәһәренең Нефть эшкәртү заводы генераль директоры Хәмзә Баһманов, Татарстан Республикасының Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин, РФ Инвестиция фондының дәүләт ярдәме алу өчен инвестиция проектларын сайлап алу комиссиясе рәисе Кирилл Андросов, Икътисади үсеш һәм сәүдә министрлыгы департаменты директоры Светлана Ганиева, Инвестиция сәясәте буенча департамент директоры урынбасары Дмитрий Левченков, ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры урынбасары Ринат Уразаев, форум делегатлары һәм журналистлар катнашты.

Әлеге мәсьәлә буенча «Татнефть» генераль директоры урынбасары Азат Ягафаров чыгыш ясады. РФ Инвестиция фондыннан Түбән Кама нефть эшкәртү һәм нефтехимия заводлары комплексын төзү өчен дәүләт ярдәме алу буенча ул:

-Татарстан Республикасының нефтьне эшкәртү күләмен елына 7 млн.тоннадан 14 млн.тоннага кадәр җиткерүне күздә тоткан нефтьгазхимия комплексын үстерү программасы кысаларында һәм ТР Куркынычсызлык советының 2005 елның 9 июнендәге карары нигезендә, «Түбән Кама шәһәрендәге нефть эшкәртү һәм нефтехимия заводлары комплексы» проекты тормышка ашырыла башлады. Шуны да беледереп үтәргә кирәк, әлеге Комплекс РФ Президенты В.В.Путин куйган йөкләмәгә тәңгәл килгән 7 млн.тонна югары күкертле, корбонлы нефть эшләп чыгарачак.

Проект белән идарә итүче итеп, төзелеш буенча заказчы «Түбән Кама нефть эшкәртү заводы» ябык акционерлык җәмгыяте теркәлгән. Тендер нигезендә консультант роленә - нефть эшкәртү һәм нефтехимия өлкәсендәге «Фостер Уиллер» халыкара инжиниринг комиссиясе җәлеп ителгән, ә генераль проектлаучы итеп, Россия проект институтының «ВНИПИ-нефть» ачык акционерлык җәмгыяте билгеләнгән.

Комплексны төзү буенча проектны тормышка ашыру: нефтьне 90 проценттан артыграк тирәнлектән алып эшкәртүне (илдә ул уртача күрсәткеч буенча 70 процент) тәэмин итәчәк һәм авыр, югары күкертле нефтьне эшкәртү мөмкинлеген тудырачак.

Комплекс составына 3 завод керә. Инвестиция проекты этап буенча (июнь 2005 – сентябрь 2010) тормышка ашырыла.

Болар белән бергә, читкә чыгару торбаларындагы россия нефтенең сыйфатын яхшырту – гомумдәүләт бурычы. «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте РФ Инвестиция фондына югары сыйфатлы нефть чыгару сәбәпле, комплексны төзү бәясенең дә үсүе уңаеннан 17 549,0 млн. сум ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

2006 елның 16 маенда «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте Россия икътисадны үстерү министрлыгына РФ инвестицияләр финанс чаралары хисабыннан Түбән Камадагы әлеге Комплексны төзү проектын финанслауга кушылу нисбәтеннән, дәүләт ярдәменә заявка бирде. Проект тарафыннан искә алынган техник, технологик һәм табигатьне саклау чаралары, тирә-як мохиткә тискәре йогынты ясауны күпкә киметәчәк.

Югарыда әйтелгәннәрне истә тотып, «Татнефть» ААҖ РФ Инвестиция фондыннан гадел дәүләт партнерлыгын тормышка ашыруның ачык мисалы булачак «Түбән Кама нефть эшкәртү һәм нефтехимия комплексы»н төзү проектын финанслауга кушылу нисбәтеннән, дәүләт ярдәме сорап биргән заявканы яклап чыгуны үтенәм.

Продукцияне реализацияләүдән кергән табыш – елга 94 млрд.; чиста табыш – елга 4,5 млрд.сумны тәшкил итәчәк. Табышның эчке нормасы – 8,6 процент; чыгымнарны кайтару срогы – 9,4 ел. Бюджетка салымнарны кертү – елга 14,9 млрд.сум. Моннан тыш, 3000 кешегә өстәмә эш урыннары булдырылачак»,- диде Азат Ягафаров сүзен йомгаклап.

Соңыннан аерым икътисади зоналар (РОСОЭЗ) җитәкчесе урынбасары Максим Быстров чыгыш ясады һәм җыелган халыкны әлеге проект буенча дәүләт экспертизалары белән таныштырды. Азат Ягафаров катнашучыларны кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар кайтарды.