“Эшкуарга ашыгыч ярдәм” түләүле булачак

“Эшкуарга ашыгыч ярдәм” түләүле булачак

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Булат Сруров). Бүген ТР “Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр агентлыгында “Эшкуарга ашыгыч ярдәм” белешмә-консультация хезмәтен сәнәгый файдалануга багышланган брифинг узды.

Журналистларның сорауларына Татарстанның Эшкуарлыкны үстерү агентлыгы генераль директоры Гөлнара Сергеева, республика Премьер-министры киңәшчесе Лена Хәмзина, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының элемтә хезмәтләрен үстерү башлыгы Лилия Луконина һәм “Таксофон” ҖЧҖ директоры Олег Пятаков җавап бирде.

“Эшкуарга ашыгыч ярдәм” белешмә-консультация хезмәте ТР Президентының “Татарстанда шәхси бизнес һәм эшкуарлыкны үстерү турында”гы Указын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренең берсе булып тора. Бүгенге көндә әлеге хезмәт аркылы мәгълүмат тапшыру структурасы төзелгән. Шалтыратулар бөтен республика территориясендә бердәм 071 телефон номеры буенча кабул ителә. “Кайнар линия”не оештыру өчен “Фонет-09” белешмә-мәгълүмат хезмәте нигез булган. “Абонентларга халыкара тоташтырулар өчен түләргә кирәкмәячәк, әмма бөтен республика буенча әлеге хезмәт өчен, сөйләшүнең дәвамлылыгына карамастан, бер тапкыр 8 сум 60 тиен күләмендә түләү алына”, - дип билгеләп үтте Олег Пятаков. Әлеге тарифны формалаштыру һәм үзара килештерү эшләре белән Эшкуарлыкны үстерү агентлыгы шөгыльләнгән.

Сорауны хезмәт операторы аша бирергә яки автомат режимында мөстәкыйль рәвештә җавап алырга була. 071 телефонына шалтыратканда, абонентка дәүләт органы хезмәткәренә турындан-туры сорау бирү, сорауны яздыру яки тиешле структураларга җиткерү өчен операторга тапшыру мөмкинлеге тәкъдим ителә. ТР Хөкүмәте раслаган регламент нигезендә, аларга җавап 3 эш көне дәвамында бирелергә тиеш, әлбәттә ул өстәмә әзерлек таләп итмәсә. Бөтен мөрәҗәгатьләр электрон мәгълүматлар базасында теркәлә.

Республиканың Элемтә министрлыгы вәкиле Лилия Луконина 071 хезмәтен сынау рәвешендә куллану быелның 13 мартыннан алып барыла. 3 ай эшләү дәверендә “кайнар линия”гә 1168 шалтырату килгән. Хәзерге вакытта җиһаз тәүлегенә 100 меңгә кадәр шалтыратуны эшкәртергә мөмкинлек бирә. Линияләрнең саны – 660. Операторлар нинди дәүләт хакимияте яки җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итәргә кирәклеген киңәш итеп, аның белән тоташтыра ала. Хезмәт эшен тизләтү өчен мәгълүматлар базасына эшкуарлардан еш килә торган 22 сорауга тулы җаваплар кертелгән. Киләчәктә бу исемлек тагын да киңәячәк.

Лена Хәмзина сүзләренә караганда, “Эшкуарга ашыгыч ярдәм” белешмә-консультация хезмәтен әзерләгәндә Татарстан Эшкуарлыкны үстерү агентлыгы белән ТР Элемтә министрлыгыннан башка РФ һәм ТРның 78 дәүләт хакимияте органы, шулай ук 45 муниципаль берәмлек катнашкан. Аларның барысы да бизнесменнарның сорауларына оператив җавап бирергә әзер.

Әгәр эшкуарлар җавапларны тулылыгы яки оператив бирелүеннән канәгать булмаса, алар үз дәгъваларын шул ук хезмәт операторларына җиткерә ала. “Эшкуарга ашыгыч ярдәм” хезмәткәрләре ул дәгъваларны агентлыкка җибәрәчәк һәм без урындагы затларга карата тиешле чара күрәчәкбез”, - дип билгеләп үтте Гөлнара Сергеева.