Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада эшмәкәрләр өчен бушлай семинар оештырыла
Тулырак мәгълүматны 8 (929) 721-44-41 телефоны буенча белергә мөмкин.
(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Дүшәмбе, 17 майда, Халык иҗаты йортында «Эшмәкәрләрнең киләчәге буларак интернет-сәүдә» темасына бер көнлек семинар узачак. Семинар 11: 30 сәгатьтә башлана.
Исегезгә төшерик, белем бирү бушлай уза. Анда Түбән Кама предприятиеләре һәм оешма вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр һәм үз бизнеслары белән шөгыльләнергә теләгән кешеләр катнаша ала. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Семинарда iWENGO электрон коммерция бизнес-мәктәбенә нигез салучы Юлиана Гордон чыгыш ясаячак, ул әлеге өлкәдә 2005 елдан бирле эшли, Россиянең электрон коммерция буенча әйдәп баручы экспертлары арасына керә.
Уку процессында катнашучыларга маркетплейсларның нәрсә икәнлеге, аларның ничек эшләүләре һ.б. турында сөйләячәкләр.
Әлеге семинарны оештыручылар — Татарстан Республикасы электрон сәүдә үзәге һәм Түбән Кама эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәге.
Гаризаларны biz.mfz@tatar.ru электрон почтасы аша яки (8555) 35-05-55 (өстәмә номерлар 1003; 1004; 1005)телефоны буенча калдырып була.
Тулырак мәгълүматны 8 (929) 721-44-41 телефоны буенча белергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз