Татьяна Ларионова: Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру эше график буенча бара

Быел ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы алты илкүләм проектны («Демография», «Торак һәм шәһәр мохите», «Экология», «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау» һәм «Мәдәният») гамәлгә ашыруда катнаша.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Илдә һәм дөньяда килеп туган кыенлыкларга да карамастан, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру юнәлешендәге эш интенсив рәвештә һәм график буенча бара. «Бердәм Россия» төбәк сәяси советы президиумының илкүләм проектларны гамәлгә ашыру һәм мәгълүмат бирүдә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова шулай дип белдерде. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Данис Вильданов республика шәһәр һәм районнарында илкүләм проектлар буенча төзелә торган объектларда эшләрнең барышы хакында сөйләде. Быел ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы алты илкүләм проектны («Демография», «Торак һәм шәһәр мохите», «Экология», «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау» һәм «Мәдәният») гамәлгә ашыруда катнаша.

Финанслауның гомуми күләме 15 миллиард сумнан артык тәшкил итә. Әлеге акчаларга 168 объектта төзелеш, реконструкция, капиталь ремонт һәм төзекләндерү эшләре башкарылачак. «Тиешле барлык килешүләр төзелгән инде», - дип искәртте Вильданов.

ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев халыкны илкүләм проектларны гамәлгә ашырудан нинди нәтиҗәләр көтәчәге хакында сөйләде. Беренче чиратта, аның сүзләренчә, халыкның көндәлек тормышына кагылышлы проектлар хакында сүз бара. Иң өстенлекле юнәлешләр – сәламәтлек саклау, мәгариф, торак һәм шәһәр мохите. «Акчаның зур өлеше нәкъ менә шушы проектларга юнәлдерелгән», - дип искәртте ул.