Минзәлә эшмәкәрләренең Пенсия фондына 13 млн сум бурычы бар

Шәхси эшмәкәрләрдән бурычларын түләтү буенча айлык 11 июньгә кадәр дәвам итә

 (Казан, 15 май, “Татар-информ”). Минзәлә районында 344 шәхси эшмәкәрнең Пенсия фондына иминият взнослары буенча бурычлары бар. Бүген бурычларның суммасы 13 млн сумга җиткән.

РФ Пенсия фондының ТР, Минзәлә һәм Мөслим районнары буенча идарәсе, ТР Суд приставлары хезмәте идарәсенең Минзәлә бүлеге белән берлектә уздыра торган “Зур бурычы булган шәхси эшмәкәрләрдән бурычларын түләтү буенча айлык” 11 июньгә кадәр дәвам итә, дип белдерә “Минзәлә” сайты.