Татарстан янәдән югары технологияләр өлкәсендәге технопарклар рейтингында беренче урын алды

Рейтингның икенче баскычында - Новосибирскидагы “Академпарк”, өченче урында – Самара өлкәсендәге “Жигули үзәнлеге”

(Казан, 15 май, “Татар-информ”). Югары технологияләр өлкәсендәге Казан IТ-паркы, аның Чаллыдагы филиалы һәм “Химград” технополисы “Россия Федерациясендә югары технологияләр өлкәсендә технопарклар төзү” дәүләт программасы буенча сафка бастырылган технопарклар рейтингында беренче урын алды. Республиканың әлеге күрсәткеч буенча лидерлык позициясен инде икенче ел рәттән яулавы.
Рейтингның икенче баскычында - Новосибирскидагы “Академпарк”, өченче урында – Самара өлкәсендәге “Жигули үзәнлеге” (“Жигулевская долина”). Рейтинг төзелгәндә технопаркларның бюджет нәтиҗәлелеге, финанслау күләмнәре, эш урыннары саны һәм технопарк резидентларының узган елдагы гомуми керемнәре исәпкә алынган.
Казан IТ-паркы резидентлары булган компанияләр эшчәнлегендәге төп юнәлеш – үзебездә программалар белән тәэмин итүне эшләү, бу “Электрон Хөкүмәт”, “Электрон дәүләт хезмәтләре” өлкәләренә дә кагыла. Бүгенге көндә IТ-паркта 64 резидент-компания эшли. Узган ел резидентларның гомуми кереме 100 млн долларга якынлашкан. Бүгенге көндә Чаллыда IТ-паркның икенче мәйданы төзелеше тәмамланып килә. Анда 60 ка якын резидент урнашыр дип көтелә. Бу хакта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.