Татарстанда презентация сәясәтен формалаштыруның яңа юллары эзләнә

ТР Икътисад министрлыгы һәм Инвестиция-венчур фонды белгечләре мәртәбәле илкүләм һәм халыкара форумнарда республиканың потенциалын тәкъдим итүнең сыйфатын күтәрү турында фикер алышты
(Казан, 15 май, “Татар-информ”). ТР Икътисад министрлыгында Татарстанның презентация сәясәтен формалаштыруның яңа юллары каралды. Министрлык һәм ТР Инвестиция-венчур фонды белгечләре мәртәбәле илкүләм һәм халыкара форумнарда республиканың потенциалын тәкъдим итүнең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрү турында фикер алышты, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Министр Марат Сафиуллин фикеренчә, төбәк брендингы стратегиясен булдыру һәм гамәлгә ашыруда системалы алымнар кирәк. Ә күргәзмә-презентация эшчәнлеге планлы, системалы булырга тиеш, дип исәпли ул. Россия һәм чит илләр җәмәгатьчелеге алдында Татарстанның уңай имиджын булдыруга килгәндә, аны формалаштыру стратегиясен эшләү инде тәмамлану алдында. Татарстан абруен Россия һәм аннан читтә таныту программасы хакында фикер алышулар инде шушы айда узачак. Марат Сафиуллин белдергәнчә, хәзер бу программаны яңа техник чишелешләр белән баету сорала. Беренчедән, республика катнаша торган күргәзмә-презентация чараларының җентекле еллык планнары эшләнергә тиеш. Министр белдерүенчә, күргәзмәләрдә киң кулланылучы стенд форматларын файдаланганда презентациянең статистик вариантыннан китәргә, яңа инновацион чишелешләрне кулланырга кирәк. Стендларның эчтәлеген формалаштыруга да яңа алымнар сорала. Читтәге эшлекле даирә вәкилләрен җәлеп итү өчен презентациянең конкрет клиентлар аудиториясенә төгәл адреслануы зарур. Татарстанның сәүдә-икътисади, инвестиция потенциалын тәкъдим иткәндә, биредәге кластер сәясәтенә һәм төп трендларга игътибар юнәлтү дә сорала.

Республиканың уңышлы презентациясен оештыру эше алдагы форумнарда дәвам итәчәк. Министр ассызыклаганча, презентация тәкъдимнәре Татарстанның эре предприятеләре белән генә чикләнергә тиеш түгел. Кече һәм урта предприятиеләргә дә күргәзмә потенциалын файдалану мөмкинлеге бирергә кирәк. Тиздән моның буенча килештерелегән конкрет тәкъдимнәр республика җитәкчелеге каравына юлланачак.