Путин: Зыян күргән компанияләргә һәр хезмәткәр өчен дәүләт 12 мең сум түләячәк

Оешмаларга 1 апрельгә булган штатның 90 проценты дәрәҗәсендә мәшгульлекне саклау таләбе куелган.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия Президенты Владимир Путин коронавирустан зыян күргән кече һәм урта компанияләргә дәүләт тарафыннан билгеләнгән финанс ярдәме чараларына өстәмә рәвештә акчалата ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте. Бу хакта Владимир Путин Россия Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдә әйтте.

«Предприятие бу акчалар агымдагы иң кичектергесез бурычларны хәл итүгә, шул исәптән хезмәт хакларын түләүгә, үз хезмәткәрләренең хезмәт хакын апрель һәм май айларында саклап калуга тота алачак», — диде Владимир Путин. Аның сүзләренчә, компания өчен ярдәм күләме агымдагы елның 1 апреленә аның хезмәткәрләренең гомуми санын исәпкә алып, бер хезмәткәргә 12 мең 130 сум күләменнән исәпләнәчәк.

«Бизнес өчен мондый ярдәмне сорап мөрәҗәгать итү гади һәм уңайлы булырга тиеш. Гаризаларны дистанцион рәвештә, чиратсыз һәм ашыкмыйча бирү мөмкинлеге булырга тиеш», — диде Россия Президенты.

Бу гаризаны 1 майдан башлап бер ай эчендә юлларга кирәк. «Компаниягә бердәнбер һәм мәҗбүри таләп — 1 апрельгә булган штатның 90 проценты дәрәҗәсендә мәшгульлекне саклау калу», — дип ачыклык кертте Россия Президенты. Әгәр мондый таләп үтәлсә, дәүләттән апрель аена финанс ярдәме оешмага 18 майдан башлап күчереләчәк, ә май аена акчалар июньдә күчәчәк, дип аңлатты Владимир Путин.

Ул Россия Хөкүмәтенә вазгыятькә карап, өстәмә карарлар кабул итү килешүе турында искәртте.

«Бу уңайдан иң зыян күргән тармаклар исемлегенә җәмәгать туклануы, туризм, кунакханә эше өлкәсендә кече һәм урта бизнес предприятиеләрен, азык-төлек булмаган товарлар белән сәүдә итүче кече һәм урта компанияләрне өстәргә кирәк. Аларның да хәзер проблемалары җитәрлек. Иң мөһиме — икътисад һәм бизнеска ярдәм итү программасына кертүне сорыйм», — дип йомгаклады дәүләт башлыгы.