Казанда бензинның популяр маркаларына бәяләр төшүе күзәтелә

Шул ук вакытта ИФОның эре шәһәрләрендә “АИ-92”, “АИ-95” маркалы бензин һәм дизель ягулыгы бәяләре арткан

  (Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Үткән атнада Казанда“АИ-92” (литры 30,93 сум), “АИ-95” (34) маркалы бензин һәм дизель ягулыгы (33,86) бәяләре төшкән. Шул ук вакытта “АИ-80” маркалы бензинның бәясе элеккечә - 30,01 сум булып калган.

Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР буенча территориаль органы мәгълүматларына караганда, Түбән Новгород, Уфа, Киров, Чабаксар, Саранск, Йошкар-Ола, Ижевск, Оренбург, Сарытау һәм Пермьда “АИ-92”, “АИ-95” маркалы бензин һәм дизель ягулыгы бәяләре арткан.

Шулай итеп, “АИ-80” маркалы бензинның уртача бәясе Сарытауда түбән, "АИ-92", "АИ-95" һәм дизель ягулыгы – Самарада.
Кировта “АИ-80” маркалы бензин бәяләре иң югарысы, “АИ-92” – Киров һәм Пермьда, "АИ-95" – Пермьда, дизель ягулыгы – Оренбургта.