Татарстанда салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкалары билгеләнәчәк

Ставкалар бары тик салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләргә генә кагылачак
(Казан, 15 апрель, “Татар–информ”, Алия Сабирова). Бүген ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты һәм бюджет, салымнар һәм финанс комитетының уртак утырышында депутатлар “Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында”гы ТР закон проектын карады.
Документны ТР финанс министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте.
Закон проекты республика территориясендә салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгели, ул РФ Салым кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә эшләнгән.
“Кризис шартларында Татарстанның реаль икътисад секторының төп тармакларына ярдәм күрсәтү максатыннан, 2009 елда сәнәгать производствосы һәм төзелеш тармакларында эшчәнлек алып баручы оешмалар һәм шәхси эшкуарлар өчен күрсәтелгән салым буенча 5 процент күләмендә салым ставкасы билгеләргә тәкъдим ителә. Әлеге махсус салым режимын кулланучы башка салым түләүчеләр өчен салым ставкасын 15 проценттан 10 процентка кадәр киметү күздә тотыла”, – диелә закон проектының аңлатма язуында.
“Әлеге закон проектын кабул итү кече эшкуарлык субъектларына булган салым йөкләмәсен киметәчәк, бу предприятиеләр һәм эш урыннарының санын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк, кече бизнеста җитештерү һәм төзелеш тармаклары үсешен стимуллаштырачак. Бу исә, үз чиратында, кече эшкуарлык субъектларының икътисади активлыгы үсешенә һәм икътисадның җанлануына ярдәм итәчәк”, – дип ассызыклады ТР финанс министры.
Парламентарийлар әлеге закон проектын хуплады һәм беренче укылышта кабул итү өчен Дәүләт Советына тәкъдим итте.
Моннан тыш, комитетларның уртак утырышында парламентарийлар “Татарстан Республикасының Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы ТР Закон проектын хуплады.