Сарытау өлкәсе пассажирларын су юлы белән ташу Татарстан компаниясенә ышанып тапшырылды

Конкурста катнашу өчен заявканы, шулай ук тиешле бөтен документларны бары тик бер компания – “Казан елга пассажир агентлыгы” ҖЧҖ генә бирде
(Казан, 15 апрель, “Татар–информ”). Кичә Сарытауда оешмаларны конкурс нигезендә сайлап алдылар. Алар белән 2009 елгы навигациядә пассажирларны су юлы белән ташу буенча килешү төзеләчәк.
Сарытау өлкәсенең Транспорт комплексын үстерү министрлыгы мәгълүматларына караганда, конкурста катнашу өчен заявканы, шулай ук тиешле бөтен документларны бары тик бер компания – “Казан елга пассажир агентлыгы” ҖЧҖ генә биргән. Нәтиҗәдә, конкурс үтмәгән дип табылган. Конкурс комиссиясе әгъзаларының берсе бердәнбер дәгъвачы белән килешү төзергә тәкъдим иткән. Аның тәкъдиме бертавыштан хупланган.
Министрлыкта шулай ук “Пассажирлар ташу идарәсе”, “Берег–2008” компаниясе, “Казан елга пассажир агентлыгы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Сарытау су юллары һәм судночылык предприятиесе, аз сыешлы суднолар буенча дәүләт инспекциясе вәкилләре катнашында киңәшмә булды. Конкурстан тыш, алар алда торган навигациягә әзерләнүгә бәйле техник мәсьәләләр хакында да фикер алышты, дип хәбәр итә “Известия–Саратов”.
Быел Сарытау янында Идел акваториясе аша узучы барлык туристик һәм пассажир судноларын “Берег–2008” оешмасы кабул итәчәк.