Россиядә тагын бер категория гражданнар өчен салым чигерүе кертергә тәкъдим итәләр

Закон проектын Дәүләт Думасы каравына 23 мартта тапшырырга мөмкиннәр.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Россиянең актив яшәү рәвеше алып баручы балигъ булмаган гражданнары өчен физик затның кеременә салым буенча социаль салым чигерүе кертергә мөмкиннәр. Бу хакта «Парламентская газета» яза.

«Дәүләт Думасында закон проектының икенче укылышына төзәтмә әзерләгәннәр, аның нигезендә салым чигерүен салым түләүче генә түгел, фитнес-клуб яки секцияләргә йөргән очракта, аның балигъ булмаган балалары да ала алачак», - диелә «Парламентская газета» хәбәрендә.

Закон проекты нигезендә, мондый салым чигерүе чынлыкта тотылган чыгымнар күләмендә бүленәчәк, әмма аның күләме физик затлар кеременә салым буенча башка салым чигерүләрен исәпкә алган хәлдә салым чоры өчен 120 мең сумнан да артып китә алмый. Максималь күләме 15,6 мең сум тәшкил итәргә мөмкин.

Закон проектын Дәүләт Думасы каравына 23 мартта тапшырырга мөмкиннәр.