Фәрит Мөхәммәтшин: Балык Бистәсе - иң артта калган районнарның берсе

Район рейтингларда югарырак урыннарны биләргә тиеш, диде Фәрит Мөхәммәтшин.
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Диана Авакян). Бүген Балык Бистәсе район советының 2018 ел йомгакларына багышланган хисап утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тармак министрлыклары һәм ведомстволары рейтинглары буенча Балык Бистәсе – иң артта калган районнарның берсе булуын искәртте. Татарстан Дәүләт Советы бу еллларда район кече һәм урта эшмәкәрлекне, эре бизнесны үстерүдә яхшы нәтиҗәләргә иреште диде. Әмма республика Парламенты җитәкчесе муниципалитетларның социаль-икътисади үсеше рейтингында 38 урын өчен район башлыгын битәрләп алды.«Тармак министрлыклары һәм ведомстволары рейтинглары буенча Балык Бистәсе – иң артта калган районнарның берсе. Миңа моны әйтергә күңелсез, әмма без моның буенча фикер алышырга һәм мондый вәзгыятьтә нәрсә эшләргә мөмкинлеген ачыкларга тиеш», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.Аның фикеренчә,  Балык Бистәсенең мул җирендә күбрәк продукция җитештерү һәм җаваплы мәсьәләләрне хәл итү өчен барысы да бар. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе район башлыгына куелган бурычны үтәүдә уңышлар теләде.2018 елда Балык Бистәсе районы 854 млн сум инвестиция җәлеп иткән. «Гомумән, 2018 елда районга 13 инвестор җәлеп ителгән, инвестицияләр күләме 854,5 млн сум тәшкил иткән, факт буенча кертелгән инвестицияләр - 490,8 млн сум. 137 эш урыны булдырылган, киләчәктә 438 кеше эшле булачак», – дип сөйләде район башлыгы Илдар Таҗетдинов. Соңрак Илдар Таҗетдинов журналистларга гражданнарны эшкә урнаштыруга төп басым ясалачак диде.