Путин депутатларга капитал кертемнәрен яклау законын кабул итүне тизләтергә боерды

Бизнес алып бару шартларының үзгәрмәве закон нормасы белән гарантияләнәчәк, диде РФ Президенты.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). Россия Хөкүмәте һәм закон чыгаручылар капитал кертемнәрен яклау турында закон кабул итүне тизләтергә тиеш. Бу йөкләмәне Федераль Җыенга Юлламада Россия Президенты Владимир Путин бирде. Ул хакимият тарафыннан, киләсе 6 елга бизнес өчен салым шартларын туктатып тору карары кабул ителгәнен әйтте. Бу инвестицияләрне планлаштыруны киңәйтәчәк. «Мин депутатларга, Хөкүмәткә мөрәҗәгать итәм. Капитал салуларны яклау һәм кызыксындыру чаралары турындагы закон проектларын кабул итүне тизләтергә кирәк. Зур, әһәмиятле проектлар өчен шартлар 20 елга кадәр үзгәрешсез калырга тиеш. Җитештерү объектларын төзегәндә таләпләр һәм нормативлар 3 елга билгеләнергә тиеш», — диде Путин. Аның сүзләренчә, мондый гарантияләр инвесторлар өчен закон нормасы булырга тиеш. Йомгаклап Россия Президенты мондый ярдәмне зур проектлар гына түгел, ә кече һәм урта бизнес инициативалары да алачак, диде. Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.