Татарстанда авыл хуҗалыгы оешмаларының акчалата кереме 16 процентка арткан

Республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары табышның яртысыннан артыгын терлекчелек продукциясен сатудан алган.
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Республикада авыл хуҗалыгы оешмаларының акчалата табышы быелның унбер аенда 109 млрд сум тәшкил итте, бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 16 процентка артык. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә әйтте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Киңәшмәдә Марат Җәббаров терлекчелек тармагының 2019 елның гыйнвар-ноябрь айларында эш йомгаклары турында сөйләде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм фермерларның бу чорда табышлары артуы турында мәгълүмат бирде һәм терлекчелек өлешенә 60,8 млрд сум туры килә, алдагы елга караганда үсеш 14 процент, диде министр. Сөт сатудан 22,5 млрд сум (2018 елга карата 122 процент) табыш алынган, терлек һәм кош ите - 31,3 млрд (110 процент), йомырка - 4,8 млрд сум (117 процент).