Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов 2019 елда салым җыю һәм бюджет үтәлеше турында докладлар тыңлаячак
Татарстан Финанс министрлыгы фаразлавынча, быел Татарстанның консолидацияләнгән бюджеты керемнәре күләме 290 млрд сум тәшкил итәчәк.
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Финанс министрлыгы һәм Татарстан салым органнары коллегиясенең уртак утырышын уздырачак. Киңәшмәдә Россиянең беренче вице-премьеры Антон Силуанов катнашыр дип көтелә. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен үткәрергә планлаштыра. Ул 2019 елда Татарстанның консолидацияләнгән бюджеты үтәлеше һәм 2020 ел бурычларына багышланачак», — диделәр матбугат хезмәтендә.
Утырышны Казан Ратушасында уздыру планлаштырыла. Татарстан Финанс министрлыгында аныклаганча, 2019 ел нәтиҗәләре буенча консолидацияләнгән бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәре якынча 290 млрд сум тәшкил итәчәк, чыгымнар — 336 млрд сум. Моннан тыш, агымдагы елның 11 аенда Татарстанда илкүләм проектлар кысаларында чараларны тормышка ашыруга якынча 23,5 млрд сум акча тотылган, шуларның 21,6 млрд сумы үзләштерелгән.
«Агымдагы елда бюджет акчаларын бюджет даирәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакын күтәрүгә, социаль-мәдәни өлкә оешмаларын, җәмгыяви инфраструктураын үстерү, модернизацияләү һәм яңарту буенча илүләм проектларны гамәлгә ашыруга һәм киң колачлы республика программаларына юнәлдерү өстенлекле юнәлеш булып торачак», — диделәр министрлыкта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз