Антон Силуанов: Россия Татарстанның дәүләт бурычын реструктуризацияләргә әзер

Карар РФ бюджетында киләсе өч елга исәпкә алынган һәм бушаган акчаларны республика үсешенә юнәлдерергә мөмкинлек бирәчәк.
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Россия Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов Казанда узган Татарстан Финанс министрлыгы, Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, Федераль казначылыкның Татарстан буенча идарәсенең уртак коллегия утырышында федераль үзәк алдында республиканың кредит бурычын реструктуризацияләү карары турында хәбәр итте. «Бу тәкъдим киләсе өч елга бюджет турындагы законда исәпкә алынды. Бу Татарстан Республикасына гына түгел, барлык төбәкләргә дә кагыла. Бу тәкъдимнең мантыйгы шунда ки, реструктуризация — федераль үзәккә кредитларны каплауга юнәлдерелгән ресурсларны азат итү. Ул төбәк үсешенә юнәлтелергә мөмкин, һәм бу яңа инвестицияләрдән алыначак салымнар кредитларны каплауга юнәлдереләчәк», — диде Антон Силуанов. Ул әлеге тәкъдим белән республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады, дип өстәде. Зал бу карарны алкышлар белән каршы алды.