ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстан сәүдә йортлары эшчәнлеген камилләштерә

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстан сәүдә йортлары эшчәнлеген камилләштерә

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”). Кичә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә, Бөтендөнья татар конгрессының IV съездына багышланган “түгәрәк өстәл” утырышы кысаларында, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин Татарстанның сәүдә йортлары җитәкчеләре белән очрашты.

Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2007 елның 1 ноябренә карата Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә Татарстанның 45 сәүдә йорты эшчәнлек алып бара. Шуларның 6сы – ерак чит илләрдә, тагын 6сы – БДБ дәүләтләрендә, 33е Россия төбәкләрендә эшли. Әмма аларның бары тик 25е генә республика предприятиеләренә ярдәм итә.

Александр Когогин үзенең чыгышында тышкы икътисади һәм төбәкара эшчәнлекне үстерү мәсьәләләрендә уртак эшкә кайбер нәтиҗәләр ясады, булган проблемаларга игътибар юнәлтте, алга таба үзара ярдәм итешүнең төп юнәлешләрен тәкъдим итте. Ул шулай ук Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының бурычлары һәм структурасы хакында да сөйләде.

“Сезнең игътибарны шуңа юнәлтәсем килә, бүген республикада “КАМАЗ”, “Казаноргсинтез” һәм “Татнефть” кебек гигантлардан тыш, 27 меңгә якын предприятие, шул исәптән урта һәм кече бизнес предприятиеләре эшчәнлек алып бара”, - дип хәбәр итте ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Татарстан сәүдә йортлары җитәкчеләренә. – Менә кайда ул бергәләп эшчәнлек алып барыр өчен резерв һәм киң мәйдан! Күп кенә предприятиеләр төбәк һәм Халыкара конкурсларда төрле бүләкләр һәм премияләр алырга лаеклы сыйфатлы һәм конкуренлыкка сәләтле продукция эшләп чыгара. Нәкъ менә кече бизнес үсешенә ярдәм итү һәм теләктәшлек күрсәтү – Татарстанда алып барыла торган сәнәгать сәясәтенең иң мөһим юнәлешләреннән берсе. Хәзерге вакытта республикабызда кече бизнес эшчәнлеге өлкәсе һәм күләмнәре динамик рәвештә киңәя. Татарстан эчке төбәк продукты күләмендә соңгы 5 елда кече бизнесның өлеше ике тапкырдан күбрәккә артты, ә 2010 елга бу өлешне 30 проценттан да ким булмаган дәрәҗәгә җиткерү бурычы куелды”.

Александр Когогин Татарстандагы урта һәм кече предприятиеләрнең тышкы базарга еш кына бер ялгызы керүләрен билгеләп үтте. Аларның күбесе уңай нәтиҗәләргә ирешә, әмма предприятиеләрнең бер өлеше зыян күрә яки потенциаль базарлар, аларда эшләүнең алымнары һәм үзенчәлекләре хакында мәгълүмат булмау аркасында, куркынычсыз һәм нәтиҗәле эшчәнлек алып бару җәһәтеннән хәвефкә төшә. Бу проблемалар Татарстан вәкиллекләре булмаган илләрдә һәм төбәкләрдә үзен аеруча нык сиздерә. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы республиканың йөз предприятиесен сәүдә йортлары белән хезмәттәшлеккә җәлеп итү буенча эшкә кереште инде. Республиканың кайбер предприятиеләре, шул исәптән Чистай ит комбинаты һәм Чистай сөт комбинаты, “Мелита”, “Холод”, “КВАРТ” һәм башкалар мондый хезмәттәшлекне үстерүгә карата кызыксыну белдерде.

“Хезмәттәшлек перспективалары әле юкка чыкмаган һәм бу юнәлештә әле эш башлана гына, - диде ТР сәнәгать һәм сәүдә министры. – Перспективасыз төбәкләр юк, әмма булган бизнес-мөмкинлекләрне эзләү һәм куллану эшенә җитәрлек дәрәҗәдә игътибар бирелми”.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына йөкләнгән яңа функцияләрне исәпкә алып, якын көннәрдә республикадан читкә чыгарылучы продукциянең күләмнәрен арттыру һәм структурасын яхшырту максатыннан, сәүдә йортлары эшчәнлегенең тәртибен, шартларын һәм формаларын камилләштерү эшләре башкарылачак. Министрлык актив эшләүче учреждениеләр белән 2008 елның беренче кварталында хезмәттәшлек итү турында килешүләр төзергә, ә пассив оешмаларны әлеге учреждениеләр реестрыннан төшереп калдырырга ниятли.