Олег Власов: «Татарстанның сәүдә йортлары республика брендын йөртергә лаеклы булырга тиеш»

Олег Власов: «Татарстанның сәүдә йортлары республика брендын йөртергә лаеклы булырга тиеш»

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Кичә «Казан Ярминкәсе»ндә Татарстанның Россия төбәкләре һәм чит илләр белән үзенең вәкиллекләре, сәүдә йортлары ярдәмендә икътисади-сәүдә багланышларын үстерүгә багышланган «түгәрәк өстәл» утырышлары узды. Әлеге зур сөйләшү Бөтендөнья Татар конгрессының IV Корылтае кысаларында оештырылган иде. Катнашучылар 4 секциягә бүленеп эшләде. Аларның берсе – Татарстанда җитештерелгән җиңел һәм азык сәнәгате продукциясен үзебезнең читтәге сәүдә йортлары аша шул илләр, төбәкләр базарына чыгару юлларын эзләүгә багышланды. Аның эшендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов, башка министрлыклар-ведомстволар, Татарстан предприятиеләре, чит илләр һәм төбәкләрдәге бизнес вәкилләре, вәкиллекләр, сәүдә йортлары җитәкчеләре катнашты.

1990 нчы елларда Татарстанның Россия төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә ачылган сәүдә йортлары республикада җитештерелгән продукцияне шул төбәкләр, илләргә таныту, сату базарын табу максатына хезмәт итә. Баштагы этапта төп икътибар эре бизнес предприятиеләренә бирелде. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов сүзләренә караганда, хәзер җиңел сәнәгать продукциясен чыгаруда хезмәттәшлеккә зур ихтыяҗ туган. Моны «түгәрәк өстәл» утырышында катнашкан тармак предприятиеләре җитәкчеләре дә җиткерде.

Сөйләшүләрдә катнашкан Татарстан предприятиеләре арасында бер «Спартак» сәүдә йортының гына республиканың читтәге вәкиллекләре, сәүдә йортлары белән эшләүдә уңай тәҗрибәсе бар. «Спартак» бүген илнең 63 төбәге, шулай ук Казахстан базарында үзенең ныклы позициясен яуларга өлгергән. Директор урынбасары Рәфыйк Нигъмәтҗанов быел гына да «Татарстан» сәүдә йортлары ярдәмендә читтә тагын «Спартак»ның 10 кибете ачылуын хәбәр итте. «Сәүдә әйләнешен елдан-ел арттыра барабыз, 2009 елда Оренбург, Саратов өлкәләренә, Пермь краена, Екатеринбург, Чиләбе, Курган, Новокузнецки, Кемерово, Барнаул шәһәрләрендә кибетләр ачарга ниятлибез. Бу эшләр безгә 2010 елда сәүдә әйләнешен берничә тапкырга арттыру мөмкинлеген бирәчәк», – дип ышандыра директор урынбасары. Аның сүзләренә караганда, алдагы 10 елда предприятие Россиянең барлык эре һәм урта шәһәрләрен яулап алу бурычын куя. Киләчәккә планнар шулай ук халыкара базарга чыгу белән дә бәйле. Җитәкчелек моның өчен ресурслар җитәрлек дип исәпли. 2007 ел нәтиҗәләре буенча «Спартак» аяк киемнәренең Россиянең иң яхшы 100 продукциясе исеменә керүе дә моңа этәргеч бирә. «Кибетләр ачу мәсьәләнең бер ягы гына, әгәр без киләчәктә читтәге сәүдә йортлары җитәкчеләренең Татарстанга «Спартак» аяк киемендә килгәнен күрсәк, бу безнең эшчәнлекнең реаль күрсәткече булыр иде», – ди Олег Власов уенын-чынын бергә кушып.

Ә менә «Мелита», «Татспиртпром» кебек республикадан читтә дә танылу алган җәмгыятьләрнең «Татарстан» сәүдә йортлары белән эшләү омтылышы әлегә барып чыкмаган. «Мелита» вәкилләре белдерүенчә, сәүдә йортлары үзләре эшләгән төбәкләр белән предприятие арасында арадашчы ролен башкарырга вәгъдә итсәләр дә, сүздән уза алмаган. Бүгенге этапта мех эшләнмәләр җитештерүче Татарстан предприятиесе бары Саранскидагы сәүдә йорты белән генә хезмәттәшлек багланышлары урнаштыра алган. «Мелита», нигездә, сәүдәне үз кибетләр челтәре аша гына алып барырга мәҗбүр. Россиянең мех базарында көчле конкуренция барган шартларда Татарстан предприятиесе продукциясен сатуны киңәйтү өчен, сәүдә йортлары белән хезмәттәшлекне көйләргә кирәк», – ди җитәкчелек.

«Түгәрәк өстәл» утыршы сәүдә йортлары җитәкчеләрен Татарстанның алдынгы җиңел сәнәгать предприятиеләре белән якыннан таныштыру максатыннан оештырылган иде. Анда чыгыш ясаган Бөгелмә фарфор заводы, «Татар чәй компаниясе», «Өйгә алып эшләүчеләр комбинаты», Казан күмәч-кондитер комбинаты җитәкчеләре хезмәттәшлеккә һәрвакыт ачык булуларын җиткерде.

Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов бу хезмәттәшлекнең киләчәге өметле һәм дәвамлы булыр дигән ышаныч белдерде. Аны ныгытып, җәелдерү өчен, сәүдә йортлары белән эшләү стратегиясен үзгәртергә кирәк булачак. Олег Власов хәбәрчебез белән булган әңгәмәсендә аңлатуынча, сәүдә йортларының алтысы бүген табыш китерми. Шуны күздә тотып, алдагы 6 ай вакыт эчендә һәрбер сәүдә йортының эшчәнлеге җентекле анализланачак. Аның нәтиҗәләре хәзерге вакытта министрлыкта Татарстанның читтәге сәүдә йортлары белән эшләү буенча әзерләнүче яңа концепциянең нигезенә салыначак. «Хәзерге этапта сәүдә йортларының яшәве генә мөһим түгел, алар ныклы социаль-икътисади үсеш кичергән Татарстан брендын йөртергә лаеклы да булырга тиеш», – ди Олег Власов.

Бу сөйләшү бүген Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгынң коллегия утырышында дәвам итәчәк.