Шәймиев фонды Чаллыдагы мәчет төзелешенә 5 миллион сум акча күчергән

Өч айда оешманың счетына 14,6 миллион сумга якын акча килгән.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). «Яңарыш» Республика фонды (аның попечительләр советы рәисе — Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев) Чаллыдагы Җәмигъ мәчете төзелешенә 5 миллион сум акча бүлеп биргән. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Өч айда оешманың счетына 14,6 миллион сумга якын акча килгән. Чаллы Җәмигъ мәчете төзелешенә финанс ярдәме күрсәтү фонды агымдагы елның өченче кварталы буенча шундый мәгълүматлар бастырып чыгарды.

Аерым алганда, Шәймиев фонды — 5 миллион, «Татпроф» АҖ — 3 миллион, «Палитра» сәүдә йорты, «Евростиль» ҖЧҖ һәм «Тулпар» ЯАҖ — берәр миллион, физик затлар 415 мең сум акча күчергән.