Казанда QR-кодларны тикшерүче вакансиясе барлыкка килде

Сәүдә комплексына QR-кодлар тикшерү контролерына 30 меңнән 40 мең сумга кадәр түләү тәкъдим итәләр.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында эш бирүчеләр QR-кодларны тикшерүче вакансияләренә хезмәткәрләр эзли башлады. Нигездә, сүз сәүдә үзәкләрендә эш турында бара, дип хәбәр итә HeadHunter сервисының матбугат хезмәте.

«Күпчелек вакансияләрдә күрсәтелгәнчә, туры килә торган кандидатның турыдан-туры бурычы керү урынында QR- кодларны тикшерү булачак», - дип билгеләп үтә сервис белгечләре.

Шул ук вакытта кайбер тәкъдимнәр контролер һәм каравылчы функцияләрен берләштерүне күздә тота. Аерым алганда, бер компания контролер-каравылчыга 16,5–17,5 мең сум хезмәт хакы тәкъдим итә.

Үз чиратында, сәүдә комплекслары QR-кодлар контролерына, салымнарны тотып калганчы, 30 меңнән 40 мең сумга кадәр хезмәт хакы тәкъдим итә. Балалар Клиник хастаханәсендә контролерның хезмәт хакы 22 950 сумнан башлана. Тагын бер очракта хезмәт хакы күләме күрсәтелмәгән.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда 11 октябрьдән кайбер объектларда булу өчен QR-кодлар һәм вакцина алмаган өлкәннәр өчен үз-үзеңне изоляцияләү кертелде.