Сарман эшлеклелек активлыгы рейтингында беренче урында тора

Иң түбән күрсәткеч - Әтнә районында.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бизнес һәм хакимият мөнәсәбәтләре, эшлеклелек активлыгы буенча Татарстан районнары рейтингында Сарман беренче урында тора. Бу хакта бүген "Пирамида"да Татарстан Президенты каршында Эшкуарлык советының XIII киңәйтелгән утырышында билгеле булды.

Сарманда, 2018 ел белән чагыштырганда, үсеш күзәтелә. Беренче "бишлек"тә шулай ук Балтач, Теләче, Лаеш, Саба районнары.

Иң түбән күрсәткеч Әтнә районында. Анда эшлеклек активлыгы индексы, 2018 елга караганда, шактый кимегән. Лениногорск, Апас, Азнакай, Кайбыч, Питрәч, Зәй районнарында да эшлеклек активлыгы күрсәткече түбән.