Татфондбанк һәм ИнтехБанк милкен сату Татарстан Дәүләт заказы агентлыгына тапшырылу мөмкин

Бу мәсьәлә республиканың икътисад министры, Дәүләт заказы агентлыгы башлыгы һәм зыян күргән эшмәкәрләр катнашындагы эшче төркем утырышында каралды.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ"). "Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы" акционерлык җәмгыяте банкротлыкка чыккан Татфондбанк һәм Интехбанк милкен сату мәйданчыгы булырга мөмкин. Бу мәсьәлә кичә Татарстан икътисад министры Артем Здунов, "Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Яков Геллер, иҗтимагый оешма вәкилләре һәм зыян күрүче кертемчеләр катнашындагы эшче төркем утырышында каралды, дип хәбәр итә республиканың Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

"Утырышта көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып, Татарстан Дәүләт заказы агентлыгына Татфондбанк һәм ИнтехБанк милкен сату вәкаләтен бирү торды. Сәүдәне оештыручының функционалы һәм мәйданчык өстенлекләре турында “Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Яков Геллер сөйләгән.