Россия базарында кулланылган машиналарның уртача бәясе 700 мең сумнан артып китә

Иң күп сатыла торган автомобильләрнең уртача узылган чакрымы 98 мең километрга тигез.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Белгечләр Россиядә кулланышта булган иң күп сатыла торган автомобильләрне билгеләгән, шулай ук сентябрьгә аларның уртача бәясен исәпләп чыгарган. Бу хакта “Российская газета” яза.

"Автостат" хәбәр иткәнчә, исәпкә 2007 елдан 2016 елга кадәр чыгарылган машиналар алынган. Россия базарында кулланылган машина уртача 740 мең сум тора. Аларның уртача узылган чакрымы 98 мең километрга тигез.

Сан буенча модельләр арасында 2012 елгы Ford Focus беренче урында. Әлеге машина буенча тәкъдимнәр саны меңнән артып киткән. Шул ук вакытта аның уртача бәясе - 513 мең сум, ә уртача узылган чакрымы - 85 мең километр.

Икенче урында - 2008 елда чыгарылган Toyota Corolla. Аның уртача бәясе 470 мең сумны тәшкил итә. Беренче өчлекне 2007 елгы Ford Focus йомгаклый - уртача бәясе 300 мең сум.

Иң күп сатыла торган автомобильләрнең беренче унлыгына 2012 елгы Nissan Juke, 2012 һәм 2011 елда чыккан Hyundai Solaris, 2008 һәм 2011 елгы Ford Focus, 2007 елда чыккан Toyota Camry һәм 2007 елгы Toyota Corolla кергән.