Узган атнада да Казанда мотор ягулыгы бәяләре үзгәрмәде

Идел буе федераль округына кергән төбәкләр башкалаларының күбесендә соңгы бер атнада мотор ягулыгы бәясе шулай ук үзгәрешсез калган

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Узган бер атнада Казанда автомобиль ягулыгы бәяләре үзгәреш кичермәде - октябрь башына булган бәяләр сакланып калды. Татарстан мәркәзендә А-76 лы бензинның литры уртача 19 сум 92 тиеннән, АИ-93,92 ле бензинныкы -21 сум 43 тиеннән, АИ-95 ле бензин-23 сум 60 тиеннән, дизель ягулыгының литры 17 сум 77 тиеннән сатылды.
Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, Идел буе федераль округына кергән төбәкләр башкалаларының күбесендә соңгы бер атнада шулай ук мотор ягулыгы бәясе үзгәрешсез калган.
Шул сәбәпле, иң кыйммәтле дизель ягулыгы узган атнада да Башкортстан башкаласында теркәлгән.Уфада аның литры өчен уртача 19 сум 30 тиен сорыйлар. Литры 20 сум 46 тиенлек А-76 лы бензин Йошкар-Олада, 23 сум 29 тиенлек кыйммәтле АИ-93,92 ле бензин - Саранскида, 25 сум 7 тиенлек кыйммәтле АИ-95 ле ягулык Түбән Новгордта теркәлгән.
Казандагы дизель ягулыгы һаман да Идел буенда иң арзанлысы булып кала. Самарада бензин хакы бераз арта төшүгә карамастан, биредә барлык марка бензин да Идел буенда иң очсызлысы булып кала. А-76 лы бензинның литры уртача -18 сум 40 тиеннән, АИ-93,92 ле бензин -21 сум 24 тиеннән, АИ-95 лесе-22 сум 97 тиеннән тәкъдим ителә.