ТР белән Нюренберг муниципаль районы компанияләре арасында мәгълүмат алмашуда ике төбәкнең дә электрон мәйданнары ярдәмгә киләчәк

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР һәм Нюрнберг шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында өч яклы Ниятләр беркетмәсе имзаланды

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Нюрнберг шәһәренең (Алмания) Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында өч яклы Ниятләр беркетмәсенә кул куелды. Докуметны ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Р.Зарипов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы Идарә рәисе Ш. Агеев, Нюрнберг Сәүдә-сәнәгать палатасының Халыкара икътисади мәсьәләләр буенча департаменты башлыгы А.Зигерт имзалады.
Документны имзалар алдыннан яклар ике төбәк предприятиеләре арасында тыгыз элемтәләр булдыруның, делегацияләр алмашуның мөһимлегенә тукталып үтте. Алар фикеренчә, Ниятләр беркетмәсе хезмәттәшлекне киңәйтүгә ярдәм итәргә тиеш. Армин Зигерт киләсе ел башында Татарстанга Нюрнбергтан энергия саклау өлкәсендә эшләүче белгечләр төркеме киләчәген хәбәр итте.
Бүген имзаланган документка килгәндә, анда яклар хезмәттәшлегенең төп схемасы бирелә. Беркетмә Татарстан белән Нюрнберг арасында сәүдә-сәнәгый эшчәнлекне үстерүне, үзара мәгълүмат, технологияләр алмашу өчен көчләрне берләштерүне күздә тотып төзелгән. Аның нигезендә яклар сәнәгать һәм сәүдә өлкәләрендә мәгълүмат, сәүдә миссияләре һәм делегацияләр алмашуга, халыкара конференцияләрдә, күргәзмәләрдә бергәләп катнашырга йөкләмә ала. Татарстан белән Нюрнберг муниципаль районы компанияләре арасында мәгълүмат алмашуда ике төбәкнең дә электрон мәйданнары ярдәмгә киләчәк, дип хәбәр итәләр Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан.
Бүген көченә кергән Беркетмә 3 ел гамәлдә булачак.