Казан Россия-Төркия Эшлекле форумын кабул итәргә әзерләнә

Форум автокомпонентлар җитештерү өлкәсендә Төркия компанияләре белән хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләү буенча фикерләшү мәйданына әйләнергә тиеш

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Киләсе атнада Татарстан башкаласы Россия-Төркия Эшлекле форумын кабул итәчәк. 20-22 октябрь көннәрендә узачак халыкара җыен Россиядә автокомпонент сәнәгате кластерының инновацион үсеш стратегиясенә багышлана.
Форум автокомпонентлар җитештерү өлкәсендә Төркия компанияләре белән хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләү, потенциаль төрек инвесторларын РФ һәм Татарстан территориясенә автокомпонетлар производствосын урнаштыруга җәлеп итү буенча фикерләшү мәйданына әйләнергә тиеш.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, форум эшендә 300 гә якын делегат катнашыр дип көтелә. Араларында Алманиянең автокомпонентлар җитештерүчеләре дә булачак. Пленар утырышта Россиянең автомобильләр һәм автокомпонентлар бизнесы үсешенең илкүләм стратегиясе игълан ителәчәк, Махсус икътисади зоналар эшчәнлегенең аспектлары каралып, “Алабуга” МИЗ эш тәҗрибәсе һәм Самара өлкәсе территориясендә МИЗ үсеше, Ульяновски өлкәсендә автомобиль кластеры үсеше перспективалары, Россия автомобиль базарының потенциалы тикшереләчәк.
Форум кысаларында “Корстон”да автокомпонентлар җитештерүчеләр продукциясеннән күргәзмә дә оештырыла. Төркия делегациясе Кама аръягында урнашкан автомобиль сәнәгате предприятиеләре – “КАМАЗ”, “АлАз”, “СОЛЛЕРС-Алабуга” җәмгыятьләре, “Алабуга” МИЗ, “Мастер” Кама индустриаль паркы хакында тулы мәгълүмат биреләчәк.
Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы компанияләренең тәҗрибәсе панель дискуссияләрендә җентекләп өйрәнеләчәк. Программада Россия һәм Төркия бизнесы вәкилләренең адреслы очрашулары аерым урын алган.