Илдар Халиков: “Киләсе елга бюджет проекты кешеләр үзләрен ышанычлы итеп тоярлык итеп формалаштырылды”

Республиканың алдагы елларга социаль-икътисади фараз күрсәткечләре оптимистик рухта, уңай тенденцияне саклап төзелгән

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Д әүләт Советында Татарстанның 2011 елга бюджет проекты буенча фикер алышулардан соң парламент башлыгы урынбасары Александр Гусев киләсе ел бюджет проектының республиканың социаль-икътисади үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгәнлеген билгеләп үтте. Аның, алдагы еллардагы кебек, социаль юнәлешле булуын белдерде.

Александр Гусев сүзләренә караганда, киләсе ел бюджеты проекты турында фикер алышудан соң төп финанс документының планлаштыру буенча кайбер кимчелекләре ачыкланган. Ул республиканың алдагы елларга корылган фараз күрсәткечләрен дә төгәлләштереп бетерү зарурлыгын әйтте. Вице-спикер 2011 елның бюджет проектына үзгәрешләрне икенче укылыш вакытында кертергә мөмкинлеген хәбәр итте.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков, үз чиратында, республиканың алдагы елларга социаль-икътисади фараз күрсәткечләренең оптимистик рухта, уңай тенденцияне саклап төзелүен билгеләп үтте. “Моның җитди тышкы катаклизмнар булмас дип уйланып төзелгән фараз икәнлеген без аңларга тиеш. Әмма ахырына кадәр фаразлап бетерү катлаулырак”, - диде ул.

Илдар Халиков 2011 елга бюджет кытлыгының кечкенә булмавын, аны каплау турында да уйларга кирәклеген әйтте. Тормышта төрле хәлләр булуын, көтмәгәндә чыгымнар килеп чыгуын: быел, мәсәлән, корылык аркасында авыл хуҗалыгын чын мәгънәсендә коткарырга туры килүен ассызыклап үтте. “Төптән уйлап, консерватив планлаштыру көтелмәгән хәлләрдән чыгарга ярдәм итте. Бюджетның чыгым өлеше дә үтәлде”, - дип белдерде ул.

ТР Премьер-министр сүзләренчә, киләсе елга бюджет проекты кешеләр үзләрен 2011 елда ышанычлы итеп тоярлык итеп формалаштырылган.

Илдар Халиков парламент тыңлауларында катнашучыларга төп финанс документы буенча конструктив фикер алышуда катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Бүген яңгыраган теләк-тәкъдимнәрнең исәпкә алыначагын хәбәр итте.

Парламент тыңлаулары буенча әзерләнгән рекомендацияләр нигездә кабул ителде.