“Евромани-Казан 2010” III Халыкара инвестиция форумы кысаларында адреслы очрашулар уза

Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов берничә эшлекле очрашу уздырды

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). “Евромани-Казан 2010” III Халыкара инвестиция форумы кысаларында ТР эшлекле даирә вәкилләренең форумда катнашучы илләр вәкилләре белән адреслы очрашулары уза. Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов берничә эшлекле очрашу уздырды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Евразия үсеш банкы вәкилләре, мәсәлән, Татарстан министрына банк хезмәтләрен презентацияләп, республиканың сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре белән хезмәттәшлеккә әзер булуларын белдергән. Штаб-фатиры Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә урнашкан Евразия үсеш банкы Россия һәм Казахстан тарафыннан 2006 елда гамәлгә куелган халыкара финанс учреждениесе. Банкның инвестиция портфеле агымдагы елның 1 июленә 1,845 млрд. доллар тәшкил иткән.

“Алабуга” МИЗ резидентларының берсе - Төркиянең “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” компниясе вәкилләре белән очрашуда яклар агымдагы мәсьәләләрне караган.