Бәрәңге кыйммәтләнә, ә кәбестә очсызлана

Башка төр туклану продуктлары арасында тары ярмасының 7 процентка, токмачның -2,1 процентка, карабодай ярмасының – якынча 2 процентка кыйммәтләнүе күзгә ташлана

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Бәрәңге уртача 2,9 процентка, алма - 2,7, кишер -0,9 процентка кыйммәтләнде. Ә кәбестә бәясе 5 процентка төште. Узган атнада Казанның сәүдә нокталарында күзәтелгән төп бәяләр үзгәреше әнә шуннан гыйбарәт булды.
Узган атнада “икенче икмәк”нең килосы уртача 21 сум 51 тиеннән, алма- 40 сум 55 тиеннән, кишер -26 сум 24 тиеннән, кәбестәнең килосы 22 сум 33 тиеннән, башлы суган -19 сум 34 тиеннән сатылган.
Башка төр туклану продуктлары арасында тары ярмасының 7 процентка, токмачның -2,1 процентка, карабодай ярмасының – якынча 2 процентка, йомырканың 1,1 процентка, тавык ите һәм дөге ярмасының 0,6 процентка кыйммәтләнүе күзгә ташлана. Тары ярмасының килограммы 22 сум 82 тиеннән, токмач уртача 31 сум 17 тиеннән, карабодай ярмасы 53 сум 17 тиеннән тәкъдим ителгән. Йомырканың дистәсе, мәсәлән, кулланучыга уртача 35 сум 39 тиенгә төшкән. Аның каравы шикәр комы белән бодай оны беркадәр очсызланган. Беренчесенең килосы 35 сум 53 тиеннән, икенчесе- 17 сум 81 тиеннән сатылган.
Идел буе федераль округына керүче төбәкләр башкалалары белән чагыштырганда, Казанда сыер ите, каймак, көнбагыш мае, стерильләштерелгән сөт, арыш-бодай икмәге, карабодай ярмасы, бәрәңге, кишер һәм алмага түбән бәяләр саклана.