Бүген “Евромани-Казан-2010” III Халыкара инвестиция форумы кысаларында берничә мөһим инвестиция килешүе имзаланды

Килешүләр имзалаган чит ил компанияләре проектларын гамәлгә ашыруда салым ташламалары һәм башка өстенлекләр алачак

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Татарстан башкаласында ачылган “Евромани-Казан-2010” III Халыкара инвестиция форумы кысаларында берничә мөһим инвестиция килешүенә кул куелды. “Корстон”да әлеге документларны имзалау тантанасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үтте.
ТР Икътисад министрлыгы белән “Мерседес-Бенц Восток” арасында имзаланган беренче килешү якларның Татарстанда машина төзелешен үстерү өлкәсендә җитештерү кооперациясенә нигезләнгән хезмәттәшлеген күздә тота. Шулай ук транспорт машина төзелеше буенча алдынгы технологияләрне Татарстан икътисадына җәлеп итүне оештыру турында да сүз бара. Шул рәвешле, “Мерседес-Бенц Тракс Восток” җәмгыяте Татарстан территориясендә Mersedes-Benz йөк автомобильләрен җитештерү буенча уртак производство булдыру проектын гамәлгә ашырачак. Яңа производство 300 дән артык эш урыны булдырыру мөмкинлеген бирә.
Имзаланган документларның икенчесе - ТР Икътисад министрлыгы белән “Си Эн Эйч-КАМАЗ Индустрия” ҖЧҖ арасында төзелгән килешү. Ул үзебезнең авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасын җитештерүчеләр белән эре чит ил концерны арасында ныклы җитештерү кооперациясен җайга салуга исәпләнгән. “Си Эн Эйч-КАМАЗ Индустрия” җәмгыяте Татарстан территориясендә заманча, югары технологияле авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасы җитештерүне җайга салу проектын гамәлгә ашырачак..
ТР Икътисад министрлыгы белән “Винерберг АГ” җәмгыяте арасында имзаланган өченче документ республикада төзелеш материаллары сәнәгатен үстерүне күздә тота. “Винерберг АГ” җәмгыятенең бу проекты керамик кирпеч җитештерүгә исәпләнгән.
Бүген килешүләр имзалаган компанияләрнең барысы да проектларын Татарстан территориясендә инде гамәлгә ашыра башлаган. Соңрак журналистлар белән әңгәмәсендә ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай дип белдерде. “ ТР Президенты бурыч куйды: республикада инвесторлар өчен максималь уңайлы мохит булсын, партнерлар үз планнарын республикада нәтиҗәле гамәлгә ашыра алсын өчен шартлар тудырырга кирәк”, -дип ассызыклады ул.
Бүгенге көндә республикада чит ил инвесторларына гамәлдәге законнар нигезендә салым ташламалары, башка төрдәге өстенлекләр каралган. “Партнерлар белән килешүләр имзаланганчы, эш процессында бу өстенлекләр бирү мәсьәләләрен карадык”, -ди министр. Аның белдерүенчә, республикага инвестицияләр белән килүче һәр инвестор законнар кысаларында каралган шартларны үтәгәндә, шушындый преференцияләргә дәгъва итә ала.