Төркия делегациясе “Идея” технопаркында булды

Составына 28 кеше кергән Төркия делегациясенең төп бурычы – Казанның икътисади һәм сәяси потенциалы белән танышу

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”). Анталия шәһәре мэры Мостафа Акайдын җитәкчелегендәге Төркия делегациясе “Идея” технопаркында булды. Составына 28 кеше кергән Төркия делегациясенең төп бурычы – Казанның икътисади һәм сәяси потенциалы белән танышу. Бу хакта “Идея” технопаркының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунаклар Казанга шимбә көнне килде һәм шул вакыт эчендә Татарстан башкаласы белән танышырга да өлгерде. Моннан тыш, Төркия делегациясе Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгында узган очрашуда да катнашты.
Делегациянең “Идея” инновацион технопаркына визиты кысаларында Төркия Республикасының эшлекле даирә вәкилләре Татарстан инновацион икътисадының төп үсеш юнәлешләре, аның алдынгы проектлары һәм алдагы елларга перспективалары белән танышты.