Рөстәм Миңнеханов: “Без Япония компанияләренең Татарстан базарына килүе белән кызыксынабыз”

Татарстан Президенты Япониянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Масахару Коно белән очрашуда әнә шулай дип белдерде

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге Япония компанияләренең респулика базарына килүенә карата кызыксыну белдерә. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Масахару Коно белән очрашуда әнә шулай дип белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Искәртеп үтәбез, Масахару Коно җитәкчелегендәге япон эшкуарлары делегациясе Татарстан Республикасына 12 июльдә килде. Делегация составына Япония бизнес-клубы (Мәскәү) вәкилләре, автомобиль, нефть, банк һәм икътисадның башка тармакларындагы мәнфәгатьләрне тәкъдим итүче егермедән артык эшкуар керә. Делегация әгъзалары «КАМАЗ” ААҖ, “Соллерс” ААҖ, “Алабуга” махсус икътисади зонасы, Казандагы IT-паркта, шулай ук “Йокогава электрик” компаниясенең Техник үзәгендә (“Идея” технопаркы) булды.
Моннан тыш, Япония кунаклары Казан (Идел буе) федераль университеты белән танышты, заманча япон киносы фестивален ачуда катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңенханов кунакларның игътибарын Россия һәм Япония арасындагы элемтәләрнең әһәмиятенә юнәлтте. Ул Татарстанның “Йокогава электрик” компаниясе белән хезмәттәшлеген үрнәк итеп китерде.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, көзен “Йокогава электрик” компаниясе президентының Казанга визиты планлаштырыла, бу мөнәсәбәтләрне алга таба киңәйтүгә хезмәт итәчәк.
Татарстан Президенты Япониянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Масахару Коно әфәндегә “Аммоний” ААҖ (Менделеевскида аммиак, метанол, вакланган карбамид һәм аммиак селитрасы җитештерү заводы) проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсендә теләктәшлек күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
“Бүген Япониянең бизнес вәкилләре белән эшлекле элемтәләрне актив рәвештә үстерергә кирәк”, - дип белдерде алга таба Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, Татарстан Япония компанияләрен Россия базарына чыгару өчен мәйданчык була ала.
Үз чиратында, Япониянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Масахару Коно Япония делегациясенең Татарстанга визиты программасын оештырган өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. Ул делегация составына кергән эшкуарларның Япония бизнес-клубы (Мәскәү) әгъзалары булуы һәм аларның күбесе Татарстан белән хезмәттәшлек итүгә карата кызыксыну белдерүе хакында хәбәр итте.
Масахару Коно Рөстәм Миңнехановның бүгенге көндә Татарстанда эшләүче Япония компанияләренең аз булуы һәм бу мәсьәләдә активлык күрсәтергә кирәклеге турындагы фикере белән килеште. Ул шулай ук “Алабуга” махсус икътисади зонасында булганнан соң Япония компаниясе вәкилләре МИЗ территориясендә гамәлгә ашырылучы проектларга карата җитди кызыксыну белдерүен ассызыклады.
Масахару Кононың сүзләренә караганда, Япония компанияләренең Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеге федераль дәрәҗәдә дә хуплау тапкан, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.