Татарстан идарәчеләре өчен укыту семинары узачак

Татарстан идарәчеләре өчен укыту семинары узачак

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”). Бүген ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгында “Предприятие белән нәтиҗәле идарә итү өчен хисаптан планлаштыру, анализ ясау һәм карарлар кабул итүгә” дигән семинар узачак. Чарада республиканың 75 предприятиесеннән вәкилләр катнаша.

Семинар барышында докладчылар тарафыннан “Идарә итүнең ачыклыгы. Бизнес белән нәтиҗәле идарә итүгә ярдәм күрсәтүнең интеграцияләнгән чишелеше”, “Корпорация эчендәге идарә итү системасы”, “Оешма җитәкчеләре өчен интерактив аналитика булдыру”, “Эшлекле активлык мониторингы һәм көндәлек бизнес-анализ” дигән һәм башка күп кенә темалар кузгатылачак.

Белгечләр фикеренчә, планлаштыру, анализ ясау һәм карарлар кабул итүдә мәгълүмати технологияләрне куллану Татарстан Республикасында предприятиеләр, фәнни-белем бирү структуралары белән идарә итү алымнарында һәм иң мөһиме, республикада идарәче кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү комплекслы системасын коруда төп аерма булырга тиеш. Предприятиенең нәтиҗәлелеге белән идарә итү (CPM - Corporate Perfomance Management) – Россия һәм чит илләрдәге күпчелек предприятиеләрнең көнүзәк проблемаларыннан берсе.