Борис Павлов Идел буе федераль округы субъектларында предприятиеләр тарафыннан газ куллану мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнаша

Борис Павлов Идел буе федераль округы субъектларында предприятиеләр тарафыннан газ куллану мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнаша

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Бүген Түбән Новгородта Россия Федерациясенең Идел буе федераль округына керүче субъектларында сәнәгать предприятиеләре тарафыннан газ куллану мәсьәләләре буенча округ киңәшмәсе үтә. Аның эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов катнаша.

Киңәшмәдә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Георгий Матюшкин, “Газпром” ААҖнең идарә әгъзасы, Россия Федерациясе төбәкләре белән эшләү департаменты башлыгы Виктор Илюшкин, РФ субъектлары вәкилләре, төбәк башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, “Газпром” ААҖ делегациясе, газ сату буенча төбәк компанияләре җитәкчеләре һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты вәкилләре катнаша.

Киңәшмәдә катнашучылар Идел буе федераль округына керүче РФ субъектлары сәнәгать предприятиеләре тарафыннан газ куллануның торышы һәм перспективаларына кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышачак.