“Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте тиздән акционерларны үзендә җыя

“Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте тиздән акционерларны үзендә җыя

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте 30 июньдә Әлмәт шәһәрендә акционерларның еллык гомуми җыелышын уздыра. Тавыш бирү өчен акционерларга махсус алдан бюллетеньнар да юлланган.

Җыелышның көн кадагына түбәндәге мәсьәләләр куелган: 2005 ел өчен ААҖ “Татнефть” эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Директорлар советының хисабы, еллык бухгалтер хисап документларын, шул исәптән, узган ел буенча Җәмгыятьнең керем һәм чыгымнары турында хисапларны кабул итү, финанс елы йомгакларына карап, керемнәрне бүлү мәсьәләсенә тукталу, 2005 ел нәтиҗәләре буенча еллык дивидентларны түләү, дивидентларның күләмен билгеләү, “Татнефть” ААҖ Директорлар советы, ревизия комиссиясе әгъзаларын сайлап кую, акционерлык җәмгыяте аудиторын кабул итү, “Татнефть” Уставына, Директорлар советы, акционерларның гомуми җыелышы турындагы положениеларга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү каралган.

Акционерлар Әлмәттә 20-29 июнь көннәрендә теркәләчәк. Җыелышта катнашучы паспортын тәкъдим итәргә тиеш, ә акционер вәкилләр өстәмә ышаныч кәгазе белән теркәлә. Җыелышның көнүзәк мәсьәләре буенча материаллар белән еллык җыелышка кадәр “Нефтяные Вести” һәм “Хәзинә” газеталарыннан танышырга була.

Акционер вәкилләргә юлланган хатларда “Татнефть” ААҖ ның 2005 ел өчен йомгаклары турында белешмә, Директорлар советы һәм ревизия комиссиясенә кандидатларның вазыйфалары турында да биографик мәгълүматлар бирелгән.