Татарстан Кытайда Россия елы чараларында актив катнашачак

Татарстан Кытайда Россия елы чараларында актив катнашачак

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Булат Сруров). 2006 ел Кытай Халык Республикасында Россия Федерациясе елы дип игълан ителде. Әлеге вакыйгага багышланган чараларда Татарстан вәкилләре дә катнашачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгының халыкара тышкы икътисади багланышларны координацияләү бүлегендә хәбәр иттеләр.

Республика өчен Татарстан делегациясенең Шаньдун провинциясенә баруы төп вакыйга булыр дип көтелә. Хәзер анда баруның төгәл вакыты ачыклана. Август-сентябрьдә Кытайда Идел буе федераль округын тәкъдир итү планлаштырылган, ә 2-6 сентябрьдә Төньяк-Көнчыгыш Азия илләренең икенче сәүдә-инвестиция ярминкәсе узачак. Ноябрьнең беренче яртысында 8нче Кытай сәнәгать күргәзмәсе, шулай ук Пекинда Россия милли күргәзмәсен үткәрү көтелә. Моннан тыш, көз Россия-Кытай икътисади форумы булачак.

2005 ел нәтиҗәләре буенча, Кытай Халык Республикасы Татарстанның тышкы сәүдә партнерлары арасында 21нче урынын биләгән. Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең территориаль органы мәгълүматларына караганда, бу чорда тышкы сәүдә әйләнеше 75 миллион АКШ доллары тәшкил иткән. Татарстаннан Кытайга чыгарылган продукция арасында пластмасса, каучук һәм резин эшләнмәләр, очу аппаратлары, җир өсте транспорты, оптик, механик һәм электр җиһазлары, инструментлар өстенлек итә. Кытайдан Татарстанга таш, гипс һәм цемент эшләнмәләре, кием, мамык, текстиль, киез, фармацевтика продуктлары, кәгазь эшләнмәләр, кыйммәтле ташлар кертелә. Нефть табу, нефть химиясе һәм машина төзелеш предприятиеләреннән тыш, Казан дәүләт университеты, Киров исемендәге Казан дәүләт технология университеты, “Казан үзәк универсаль кибете” сәүдә йорты, “Мелита” ААҖ, “ТВТ” телерадиокомпаниясе, “Таттелеком” ААҖ, “Татинком-Т” ААҖ, “Аракчино гипсы” ААҖ һ.б. предприятиеләр Кытай белән актив хезмәттәшлек итә.