“Казаноргсинтез” ААҖнең электр белән тәэмин итү цехы заманча җиһазлы булды

“Казаноргсинтез” ААҖнең электр белән тәэмин итү цехы заманча җиһазлы булды

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Альбина Нигъмәтуллина). Шушы көннәрдә “Казаноргсинтез” ААҖ белгечләре ЦРП-6 электр ярдәмче станциясен (электр белән тәэмин итү цехы) төзекләндерүне төгәлләнде. Предприятие матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу - акционерлык җәмгыятенең түбән басымлы полиэтилен җитештерүне тәэмин итүче алты төп ярдәмче станцияләренең берсе.

Әлеге станция файдалануга 1980 елда тапшырылган. ЦРП-6ны төзекләндерү аның эксплуатация мөмкинлекләрен арттырачак. Биредә соңгы буын электр-техник җиһаз урнаштырылган. Ярдәмче станциядә коммутация җиһазын да алыштырганнар. Барлык эшләрне “Казаноргсинтез” ААҖнең электр белән тәэмин итү цехы белгечләре белән Идел буе инженер-техник үзәге (Чабаксар шәһәре) вәкилләре башкарган.