Кама Аланында уен бизнесы объектларын урнаштыру тәртибе турында фикер алышачаклар

Кама Аланында уен бизнесы объектларын урнаштыру тәртибе турында фикер алышачаклар

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Альбина Нигъмәтуллина). Бүген ТР Эшкуарлыкны үстерү агентлыгы Кама Аланында Татарстан Республикасы эшкуарлары белән киңәшмә уздыра. Киңәшмә “Татарстан Республикасы территориясендә уен биналарын урнаштыру турында” ТР Законы механизмнарын аңлату максатларында үткәрелә.

Искәртеп үтәбез, әлеге закон буенча, Татарстан Республикасында уен биналары Казан шәһәре муниципаль берәмлеге һәм Түбән Кама районының “шәһәр тибындагы Кама Аланы бистәсе” муниципаль берәмлеге территорияләрендә җирле үзидарә органнары билгеләгән, махсус бүлеп бирелгән урында урнаштырылырга тиеш.

Киңәшмә эшендә ТР Эшкуарлыкны үстерү агентлыгы генераль директоры Гөлнара Сергеева, ТР юстиция министры Мидхәт Корманов, РФ Федераль салым хезмәтенең ТР Идарәсе һәм ТР Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре катнашачак.