Эшкуарларның үз “коткару хезмәте” пәйда булды

Эшкуарларның үз “коткару хезмәте” пәйда булды

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Булат Сруров). Татарстанның Эшкуарлыкны үстерү агентлыгы “Эшкуарларга ашыгыч ярдәм” мәгълүмат-консультация хезмәтен гамәлгә куйды.

ТР Эшкуарлыкны үстерү агентлыгы сайты хәбәр иткәнчә, шалтыратулар 071 телефон номеры буенча республиканың бөтен территориясендә кабул ителә. Кече бизнес субъектлары “Эшкуарларга ашыгыч ярдәм” хезмәтеннән эшкуарлык эшчәнлеген алып баруга кагылышлы мәсьәләләр туганда файдалана ала. “Кайнар линия” ТР Министрлар Кабинетының 2005 елның 1 ноябрендә кабул ителгән 1766нчы Карары нигезендә, ТР Эшкуарлыкны үстерү агентлыгы тарафыннан оештырылган.