“Ак Барс” Россиянең шәхси клиентлар белән эшләүче иң яхшы 20 банкы исемлегенә кергән

“Ак Барс” Россиянең шәхси клиентлар белән эшләүче иң яхшы 20 банкы исемлегенә кергән

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Альбина Нигъмәтуллина). Ел башыннан “Ак Барс банкы” ААҖ кулланучыларына 225 миллион долларлык кредит биргән. Бу - әлеге күрсәткеч 5 айда 43 процентка арткан дигән сүз. 2006 елның 1 июненә банк шәхси затлардан 570 миллион доллардан артык акча җәлеп иткән, ягъни үсеш 13 процент тәшкил иткән.

“Ак Барс” матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, “Коммерсантъ-Деньги” газетасы рейтингында банк Россиянең шәхси клиентлар белән эшләүче иң яхшы банклары арасында 19нчы урында тора.